Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына гражданнарны штат режимында кабул итүне дәвам итәргә кушты

Республикада 15 апрельгә кадәр коронавирус таралу куркынычы аркасында Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә гражданнарны штат режимында кабул итү эшен дәвам итәргә кушты.

Безнең республика гражданины дәүләт хакимияте органнарына мөрәҗәгать итә алмый йөрергә тиеш түгел, Мондый хәлгә юл куелмасын",  - диде Президент традицион шимбә киңәшмәсендә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яза.

"Аерым санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә эшнең сүлпәнәюе мөмкин түгел", - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Шулай ук ТР Президенты урыннардагы җитәкчеләрне кирәкле продукция һәм аның бәясен контрольдә тоту өчен кибетләргә, даруханәләргә үзләренә йөрергә чакырды. 

Татарстанда 15 апрельгә кадәр коронавирус таралу куркынычы белән бәйле Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Режим массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрүне вакытлыча тыюны күздә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев