Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россиядә ОСАГОның яңа тарифлары эшли башлады

База тарифының ставкалары диапазоны хәзерге 3432-4118 сум урынына 2746-4942 сумны тәшкил итәчәк.

Чәршәмбедән ОСАГОда тариф коридорын өскә һәм аска таба 20 процентка киңәйтү турында Россия Үзәк банкы күрсәтмәсе үз көченә керә. Физик затларның җиңел автомобильләре өчен база тариф ставкалары диапазоны бүгеннән башлап элек гамәлдә булган 3432-4118 коридоры урынына 2747-4942 сумны тәшкил итә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

ОСАГО үзгәрешләрендә автомобильчеләрне үзгәрешләр көтә. Шулай ук 9 гыйнвардан башлап машина йөртүчеләрне стажлары һәм яше буенча элек булган дүрт урынына 58 категориядә бүленүе аныклана.

Автомобиль белән идарә итү стажы 2 елга кадәр булган 16-21 яшьлек машина йөртүчеләр өчен максималь коэффициент - 1,8дән 1,87гә кадәр арта, шулай ук "мультидрайв" полислары өчен 1,8 дән 1,87 кә кадәр арта (машина йөртүгә рөхсәт ителгән кешеләр санын чикләүдән тыш).

Стаж һәм яшь өчен ташламалар гамәлгә ашырыла башлый. Иң зурысы – 7 процент (0,93 коэффициентына туры килә) алты елдан артык стажлы 59 яшьтән булган машина йөртүчеләр өчен билгеләнә. ОСАГО системасында стаж һәм яшь өчен элек ташламалар каралмаган.

 

Элегрәк Үзәк банкта яңа тарифлар кертү нәтиҗәсендә полисның уртача бәясе 1,5 проценттан артмаска мөмкин дип бәяләделәр. Россия автоиминиятчеләре берлеге бәяләвенчә, иминиятчеләр җыемнарының артуы 5 процент чамасы булачак.

Моннан тыш, күрсәтмә нигезендә, 2019 елның 1 апреленнән "бонус-малус" (һәлакәтләрсез йөргән өчен ташлама һәм һәлакәтләр өчен өстәмәләр) коэффициентын бирү системасы үзгәрәчәк.
 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев