Россиядә коронавирустан иммунитеты булган кешеләр саны билгеле
Белеп торыгыз

Россиядә коронавирустан иммунитеты булган кешеләр саны билгеле

Әлеге вирус тиз йога, шуңа күрә авырмаган һәм прививка ясатмаган кешеләргә зур куркыныч яный.

Россиядә яшәүчеләрнең 20-70 процентында коронавируска каршы иммунитет бар. Бу сан төбәкләргә бәйле. Бу турыда табиб-инфекционист Евгений Тимаков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, статистикага коронавирусның раслаган очраклары гына кертелгән.

«Факт буенча төбәккә карап халыкның 20-70 процентында коронавирус инфекциясеннән иммунитет бар, әмма эпидемия процессын контрольдә тоту өчен бу гына җитми», — диде Тимаков «Россия 24» телеканалы эфирында.

Вирус җиңел йогу сәбәпле, авырмаган һәм прививка ясатмаган кешеләргә зур куркыныч яный, диде эксперт.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев