Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россиялеләрне май аенда ике кыскартылган атна турында искәрттеләр

Россиядә ике май атнасы кыскартылган булачак. Ай башында 2 һәм 3 майда эшлисе була, ә инде 4 һәм 5 майда яллар (шимбә, якшәмбе) көтелә.

Киләсе атнада 3 эш көне булачак: 6, 7 һәм 8 май (дүшәмбе – чәршәмбе). Ә аннан соң россиялеләр Җиңү көне хөрмәтенә тагын 4 көн ял итәчәк – 9-12 майда (пәнҗешәмбе – якшәмбе). Мондый «график» Россия Хезмәт министрлыгында чыккан җитештерү календарендә күрсәтелгән.

Министрлыкта шулай ук гражданнарга һөнәри май бәйрәмнәре турында да искәрттеләр. Мәсәлән, 19 майда Россиядә Фармацевтика хезмәткәре көне, 21 майда Полярчылар көне, ә 26 майда Химиклар көне билгеләп үтеләчәк. Моннан тыш, 27 майда Россиядә Гомумроссия китапханәләр көне, 31 майда Россия адвокатурасы көне билгеләп үтелә.

Искәртик, киләсе кыскартылган эш атнасы россиялеләрне июнь аенда көтә. Ул 12 июньдә (чәршәмбе) – илдә Россия көне билгеләп үтелгәндә булачак.

Аннары өстәмә ял 4 ноябрьдә генә булачак (Халыклар бердәмлеге көне).

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев