Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Рәхмәт хаты

Улыбыз Камилның сәламәтлеген ныгыту, тернәкләндерү өчен ярдәм кулы сузган барлык якташларыбызга ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Безнең хәлебезгә битараф булмыйча, рухи һәм матди ярдәм иткәннәре өчен, район башлыгы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшинга, “Бердәмлек-Единство” хәйрия фондына, туганнарга, дусларга, авылдашларга, таныш һәм таныш булмаган игелекле кешеләргә чын йөрәктән рәхмәт. Сезнең ярдәм хисабына улыбыз тернәкләнү уза алачак, без аның тулысынча савыгуына өметләнәбез.

Без сезнең алда баш иябез, изге йөрәкле якташларыбыз.

Өзмик әле өмет җепләрен!

Һәркемгә дә бу дөньяда Ходай

Бирми тормас сынау, авырлык.

Сорауларга җавап табыр өчен

Бирсен Аллам түзем, сабырлык.

 

Авырлыклар безгә килгән чакта

Өзмик әле өмет җепләрен.

Якын кешеләрне кочып алып,

Таба белик юату сүзләрен.

 

Сынауга бай булган язмышларны

Ходайга тапшырыйк без, туганнар.

Саф уйлар белән өйрәник яшәргә,

Яралардан тамса да каннар.

(автор Динара Мөхәммәева)

Исламовлар гаиләсе.

Түбән Чегодай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X