Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Республиканың 100 легендар бренды өчен тавыш бирү старт алды

Татарстан халкы 2019 елның ноябрь-декабрь айларында проект өчен брендлар тәкъдим иткән булса, 21 февральгә кадәр исә якташларыбыз алар өчен тавыш бирәчәк.

Бүген «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» проектында тавыш бирү башланды. Аның максаты – төбәкнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген үзара бәйләү. Проект ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

Легендар бренд өчен тавыш бирүне әлеге сылтама буенча эшләргә мөмкин.

Республиканың бер гасырлык тарихын билгеләгән әйдәп баручы 100 брендны тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ачыклаячаклар. Проект аларның ничек төзелүе һәм үсеш кичерүе хакында сөйләячәк, өстәвенә, ул дөнья һәм Россия базарларына чыкканнарын гына түгел, ә җирле һәм район күләмендәге барлык өлкәләрне дә (сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, гаммәви мәгълүмат чаралары һ.б.) кузгатачак.

Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү исә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Легендар брендларны, 57 җиңүчене сайлап алып, 16 тармак буенча билгеләү ниятләнә.

Калган 43ен республика районнарында сайлаячаклар – тавыш бирү 1-31 март көннәрендә узачак. Әлеге этапта катнашу өчен гаризаларны 23 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев