“Ел тәрбиячесе” республика конкурсының муниципаль этабында “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хожаева җиңүче дип табылды.
Барысы сигез конкурсант жюри һәм кунаклар хөкеменә иҗади презентация тәкъдим иттеләр һәм мастер-класс күрсәттеләр.
“Каенкай” балалар бакчасының физкультура буенча инструкторы Людмила Оськина икенче урынга лаек булды, “Ромашка” балалар бакчасы укытучы-логопеды Валерия Гришанина - өченче.
Беренче һәм икенче урын ияләре Лениногорскида узган бәйгенең зона этабында район данын якладылар. Анда җиңүчеләр февраль ахырында Казанда бәйгенең финалында чыгыш ясаячак.
leninogorsk.tatarstan.ru фотосы
Нет комментариев