Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Рамилнең хәле ничек, аңа нинди җәза яный?

Сигез хәрби хезмәттәшен атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев 16 декабрьдә Чита шәһәрендәге тикшерү изоляторында Рамил белән очрашкан.

Ул "Азатлык"ка аның хәлләрен сөйләгән.- Рамил хәзер үзен яхшырак хис итә. Тикшерү изоляторы камерасында дүрт кеше утыралар. Аны беркем дә рәнҗетми. Бернинди зарлану булмады. Рамил бу хәлнең шул кадәр зур шау-шу кубаруын теләмәгән. Нинди фаҗига булуын аңлый башлагач башта ул моны әтисе белер дип тә курыккан булган. Әтисенә бит беренче булып хәрбиләр дә, тикшерүчеләр дә түгел, ә журналистлар хәбәр иткән. Ул теләктәшлек күрсәтүчеләрнең барысына да, беренче чиратта, әтисенә рәхмәт белдерде. Чөнки Рамилне ялгызы тәрбияләп үстергән әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов аның өчен бик зур абруйга ия. Шуңа күрә аңа әтисе алдында бик авыр булган. Әтисе әлегә улы белән бер тапкыр гына күреште. Рамил шулай ук бу хәлдә әтисенә ярдәм итүчеләргә бик зур рәхмәтле. Бу фаҗига өчен Рамил хәзер бик нык үкенә. Анда бит аның белән бергә гаскәргә чакырылганнар да һәлак булган. Ә тикшерүгә килгән икенче офицерны ул хәтта белмәгән дә. Ул офицер очраклы рәвештә кирәксез вакытта кирәксез урынга эләккән дияргә мөмкин. Икенче офицер, капитан Данил Пьянковка карата Рамилнең нәфрәте көчле булган, шуңа да карамастан, ул хәзер бу хәл өчен бик нык үкенә.

-Аңа нинди җәза янарга мөмкин?

-Экспертизалар нәтиҗәләре билгеле булмый торып берни әйтеп булмый. Психолог-психиатрик экспертизадан кала тагын берничә төрле экспертиза булачак. Аннан соң ниндидер беренчел фаразлар була ала. Әгәр ул моны аффект хәлендә кылган дип танысалар, аңа җинаять кодексының 107нче маддәсесенең икенче бүлеге (аффект хәлендә ике яки аннан күбрәк кешене үтерү — ред.) нигезендә гаепләү белдереләчәк. Ул очракта иректән мәхрүм итү җәзасы биш елдан артмаска тиеш. 105нче маддәнең икенче бүлеге (ике яки аннан күбрәк кешене үтерү) нигезендә гаепләүне калдырсалар, гомерлек төрмә җәзасына да хөкем итәргә мөмкиннәр. Әмма без аны гомерлек төрмә җәзасыннан коткару өчен көрәшәчәкбез.

Кызыл таң

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамил