Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Пенсия күләмен арттыру ысуллары

Пенсиягә соңрак чыгу, шулай ук керемне монеталаштыру түләүләрнең күләмен сизелерлек арттыра ала.

«Ике вариант бар. Беренчесе, пенсиягә соңрак чыккан очракта. Пенсиягә биш елга соңрак чыккан очракта соңрак иминият пенсиясенә 40 процент тирәсе өстәлә», — диде ura.ru агентлыгына биргән интервьюсында Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова.

Шулай ук акчалата түләүне арттыру өчен ташламалардан баш тартырга мөмкин. Шулай итеп, айга 1,5 мең сумга якын пенсияне арттырырга була, дип сөйләде Финогенова.

Белгеч искәрткәнчә, зур пенсия алуның төп ысулы рәсми эштә эшләп хезмәт хакы алу. Бу кешегә шәхси пенсия баллы җыярга ярдәм итә.

Россия Президенты Владимир Путин журналистлар белән йомгаклау матбугат конференциясендә белдергәнчә, Министрлар Кабинеты пенсияне инфляция күләменнән югарырак индексацияләү вәгъдәсен үтәргә тиеш.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре 5,9 процентка индексацияләнде. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев