Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Озын яллардан соң ничек эшкә чыгарга?

Психолог Юлия Графова әйтүенчә, озын каникуллардан соң беренче эш көннәрендәге сүлпәнлек өчен үз-үзеңне битәрләргә ярамый.

Ул көннәрдән зур нәтиҗәләр дә көтәргә кирәкми. Теләсә нинди кешегә эшкә кереп китәр өчен күпмедер вакыт кирәк. Моның өчен кемгәдер – өч, ә кемгәдер биш көн таләп ителә. Каникуллардан соңгы беренче атна бөтен россиялеләр өчен дә сүлпән уза, ди ул.

Ял көннәре күп кебек тоелса да, организм отпускның 21 нче көнендә генә ял итә башлый. Ә ун көн генә узса, организм стресс кичерә.

Моннан тыш, психолог эшкә алдан әзерләнү дә кирәкми, дип саный. Чөнки ул вакытта кеше калган ял көннәрен стресста уздыра. Эшкә чыгасы көн алдыннан эш өчен кирәкле киемнәрне, әсбапларны әзерләп кую да җитә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев