Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Оливье» салаты кыйммәтләнгән

Быел Яңа ел табынын әзерләү, узган елга караганда, 4 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк. Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда яшәүче дүрт кешелек гаиләгә бәйрәм табыны әзерләү өчен, уртача алганда, 5 239 сум кирәк булачак. Ведомство хезмәткәрләре моның өчен 29 төрле продукт кирәк булуын да исәпләп чыгарган. Продуктлар исемлегендә сөләйман балыгы уылдыгы, ит, шоколад...

Быел Яңа ел табынын әзерләү, узган елга караганда, 4 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк. Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда яшәүче дүрт кешелек гаиләгә бәйрәм табыны әзерләү өчен, уртача алганда, 5 239 сум кирәк булачак.

Ведомство хезмәткәрләре моның өчен 29 төрле продукт кирәк булуын да исәпләп чыгарган. Продуктлар исемлегендә сөләйман балыгы уылдыгы, ит, шоколад конфетлар, торт, яшелчә, җиләк-җимеш бар. Исерткеч эчемлекләрдән шәраб, коньяк һәм аракы.

Бер ел эчендә барыннан да элек кызыл уылдык һәм атланмайның бәясе күтәрелгән, аракы, шампан шәрабы кыйммәтләнгән. Ә менә әфлисун белән лимонга, былтыргыга караганда, бәяләр төшкән. Традицион «Оливье» салатына килгәндә, ул ике сумга арткан. Аның каравы «тун астындагы сельдь» быел ике сумга арзанрак чыга.
Иң кыйммәтле Яңа ел табыны Чукоткада (8,2 мең сум), иң арзаны - Ингушетиядә (3,1 мең сум).

Сүз уңаеннан: белгечләр Яңа ел табыны әзерләү өчен кайбер продуктларны алданрак ала торырга киңәш итә. Бәйрәм көнне мандариннар эзләп чапкан кешеләр арабызда шактый булырга тиеш. Аннары 30 декабрьгә, гадәттә, бәяләр дә күтәрелә. Өч атна кала сок, үсемлек мае, исерткеч эчемлекләр, консервланган борчак, кукуруз, балык, майонез, шоколад, кайбер яшелчәләрне ала торырга мөмкин. Ун көн алдан, сельдь балыгы, күкәй алыгыз. Өч көн калганда инде кибеттән мандарин, сөт продуктлары, алма алып керегез. Ә менә виноградны белгечләр ипи белән бергә 31 декабрьдә генә сатып алырга куша.

http://shahrikazan.com/news/yazmalar/olive-salaty-kyymmtlngn

Безнеж сайтта укгыз: http://Әти-әнине искә төшеремәгән көн юк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Салат на Новый год оливье