Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Октябрь аенда азык-төлеккә бәяләр 0,6 процентка арткан

Шул ук вакытта яшелчә, җиләк-җимеш арзанайган.

(“Татар-информ”). Дәүләт федераль статистика хезмәте октябрь аенда йомыркага, шикәр, тары ярмасына бәяләр артуын билгеләгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шул ук вакытта яшелчә, җиләк-җимешнең күбесенә, яңа өлгергән помидор белән кыярдан кала, бәяләре төшкән, диелгән ведомство статистикасы хәбәрендә.

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, сентябрь белән чагыштырганда, октябрь аенда азык-төлеккә бәяләр 0,6 процентка арткан.

“Бигрәк тә шикәргә һәм йомыркага бәяләр артты. Россия төбәкләренең күпчелегендә бәяләр арту күзәтелә”, - диелгән хәбәрдә. 

Шулай итеп, октябрь аенда Россиянең 19 төбәгендә йомырка 10 процентка кыйммәтләнгән. Тары ярмасына бәя 10,2 процентка, кош итенә 2,9 процентка,солы һәм арпа ярмаларына 2,5 процентка артка.

Манный ярмасы 1,3 процентка, бодай оныннан икмәк 1,1 процентка, балык 1,7 процентка, сөт 1 процентка кыйммәтләнгән. 

Бу хакта тулырак: tatar-inform.tatar

фото с pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев