Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ни өчен битлек кию зарур?

Битлек киеп йөрү аркасында туган борчу халәтен ничек бетерергә?

Пандемия чорында битлек киеп йөрү мәҗбүри булса да, арабызда моны эшләргә ашыкмаганнар да бар. Әйе, бу берникадәр уңайсызлыклар да тудыра. Әйтик, тын алуы авырлаша, кеше башкаларның йөзенә карап, аның үзенә булган мөнәсәбәтен белә алмый. Ә инде битлек киеп йөргәннәр, битлексезләргә карап, үзләрен генә түгел, башкаларга да төкереп карыйлар дип уйлый. Вәзгыятьнең катлаулы булуын исәпкә алганда, саклану чараларының берсе булган битлек киеп йөрү һәркем өчен зарур.

Моңа бәйле психологлар берничә киңәш бирә.
* Битлек киеп урамга чыгар алдыннан, тынычланыгыз. Моның өчен яраткан җырыгызны искә төшереп, җырлап алу да ярдәм итәр, яки тын алу гимнастикасы эшләгез.
* Үзегезгә ошаган тукымадан битлек тегеп киегез. Әйтергә кирәк, алар хәзер сатуда да җитәрлек.
* Кешеләрне кулыгыз белән ишарәләп сәламли аласыз. Кеше йөзегезне күрмәсә дә, ул сезнең дустанә мөнәсәбәттә булуыгызны аңлый.
* Әгәр битлек кию сезне бик нык борчыса, кеше аз булган җирне сайлап, аны салыгыз һәм иркенләп тын алыгыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X