Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Начар ягулыкны машина тиз сизә

12 нче майдан АЗСлардан сатылучы ягулык сыйфатын тикшерү буенча айлык башланды. Безнең район территориясендәге станцияләр дә әлеге тикшерүне узачак. Гадәттә, аларда бензин, солярка сыйфатын ничек контрольдә тоталар? Бу хакта станцияләренең үзләренә шалтыратып белештек. Дамир Гыйләҗев ("Татнефтепродукт" компаниясенә караган "Нурлатнефтепродукт" филиалының Чирмешәндәге АЗСы өлкән операторы): - Бездән сатылучы ягулыкка анализны ай...

12 нче майдан АЗСлардан сатылучы ягулык сыйфатын тикшерү буенча айлык башланды. Безнең район территориясендәге станцияләр дә әлеге тикшерүне узачак. Гадәттә, аларда бензин, солярка сыйфатын ничек контрольдә тоталар? Бу хакта станцияләренең үзләренә шалтыратып белештек.

Дамир Гыйләҗев ("Татнефтепродукт" компаниясенә караган "Нурлатнефтепродукт" филиалының Чирмешәндәге АЗСы өлкән операторы):
- Бездән сатылучы ягулыкка анализны ай саен Нурлаттагы үзебезнең компания лабораториясендә ясыйлар. Казаннан "Татнефтеинспекция" оешмасы да продукциянең сыйфатын даими тикшереп тора. Соңыннан алар безгә тикшерү беркетмәләрен җибәрәләр. Шөкер, начар бәя килгәне юк.
Бәхәсле очрак була калса дип, без һәр килгән бензовоздан ягулыкны шешәгә тутырып пичәтләп куябыз. Анда пробаны алу датасы, машина йөртүченең исем-фамилиясе языла. Шешәне шушы партия сатылып беткәнче саклыйбыз. Аннан, бензовозлар китергән бензин, солярканы үзебезнең сыешлыкларга бушату алдыннан, ягулыкның тыгызлыгын, температурасын һәм башка кайбер параметрларын тикшерәбез.
Халит Мортазин ("ШЭ Плеханов А.С." АЗСы баш операторы):
-Безнең ягулыкны Казаннан, Әлмәттән килеп тикшерәләр. Бу айга бер-ике тапкыр да булырга мөмкин. Сыйфатка бәя чама белән ярты айлардан соң килә. Ягулыкны Түбән Камадан, "Таиф"тан алабыз.
Сыйфатсыз ягулык сатсаң, машина йөртүчеләр синең АЗСыңа килми дә. Төп бәяне барыбер алар куя. Хәзер күп чирмешәнлеләр кыйммәтле чит ил машиналарында йөри. Ә иномаркалар ягулыкка бик сизгер.
Илназ Исмәгыйлев ("Шатлыкойл" җәмгыяте менеджеры):
-Кагыйдәләр таләп иткәнчә, килгән ягулыкның ареометр ярдәмендә тыгызлыгын, пыяла колбада төсен карыйбыз. Махсус паста ярдәмендә аны суга тикшерәбез. Бу эшләр барысы да махсус журналда теркәлеп бара.
Моннан кала "Ресурсаудит" фирмасы белән килешүебез бар. Алар ай саен килеп, ягулыкны анализга алып китәләр. Бу тикшерүләрнең нәтиҗәләре соңыннан клиентлар күрерлек урында элеп куела. Квартал саен тикшерүчеләр дә бар. Ягулыкны исә Башкортстаннан һәм үзебезнең "Таиф"тан алып кайтабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан бензин