Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Мәскәү карлары” Чирмешәнгә килеп җитте

Соңгы көннәрдә мулдан төшкән кар район юлчыларына эшне арттырса да, игенчелек белгечләре исә мондый явым-төшемнәргә кинәнергә генә кирәк, диләр. Районда кар катламы чама белән 28-37 сантиметрларга җиткән. Норма 17-35 сантиметр тирәсе. -Кырларга кар калынрак яткан саен яхшы. Бабайлар, кар белән уңыш ява дип юкка гына әйтмәгәннәр бит, димәк, туфракта дым...

Соңгы көннәрдә мулдан төшкән кар район юлчыларына эшне арттырса да, игенчелек белгечләре исә мондый явым-төшемнәргә кинәнергә генә кирәк, диләр.

Районда кар катламы чама белән 28-37 сантиметрларга җиткән. Норма 17-35 сантиметр тирәсе.
-Кырларга кар калынрак яткан саен яхшы. Бабайлар, кар белән уңыш ява дип юкка гына әйтмәгәннәр бит, димәк, туфракта дым булачак, - ди агроном Рәдиф Гайнуллин. - Белгәнебезчә, кырларда дым көзге якта һәм кышын туплана. Көздән, күреп тордык, яңгырлар булды. Хәзер кар да күп. Участокларын көздән тирәнәйтеп эшкәртеп калдырган хуҗалыкларга бу бик зур файда. Иң мөһиме, язын дым каплатуны вакытында башкарырга кирәк.
Рәдиф Гайнуллин әйтүенчә, безнең районда 13 мең гектарда чәчелгән уҗымнарга быелгы кышкы салкыннар зыян салмаган. Дөрес, көчле суыклар кар тигез ятмаган басулардагы көздән ныгып калмаган көчсез үсентеләргә зарар китерергә дә мөмкин. Андый кырлар бездә бар, әмма күп түгел.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәскәү һава торышы кар ява