“Мәскәү карлары” Чирмешәнгә килеп җитте
Соңгы көннәрдә мулдан төшкән кар район юлчыларына эшне арттырса да, игенчелек белгечләре исә мондый явым-төшемнәргә кинәнергә генә кирәк, диләр.
Районда кар катламы чама белән 28-37 сантиметрларга җиткән. Норма 17-35 сантиметр тирәсе.
-Кырларга кар калынрак яткан саен яхшы. Бабайлар, кар белән уңыш ява дип юкка гына әйтмәгәннәр бит, димәк, туфракта дым...