Малай суыткычта бикләнеп калып үлгән
Белеп торыгыз

Малай суыткычта бикләнеп калып үлгән

Башкортстанның Янаул районында 1 июль кичендә Карман авылында качышлы уйнаганда бер малай һәлак булган.

«Балаларның берсе — 8 яшьлек малай — иске совет суыткычына кереп качарга булган. Ул эчкә кереп, ишекне япкан һәм кире чыга алмаган — аның тоткасы үзенчәле. Күрәсең, бала эссе һава шартларында җылынган суыткычта кислород җитмәүдән аңын югалткандыр, шуңа күрә ярдәмгә дә чакыра алмагандыр. Нәтиҗәдә, малай үлгән», — дип сөйләгән «Башинформ» агентлыгы әңгәмәдәше.

Хәзер хокук саклау органнары әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев