Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Магнит давылына әзер булыгыз!

Гыйнварда алар берничә көн дәвам итәчәк.

Кояштагы үзгәрешләр магнит давылларын китереп чыгара, бу кешеләрнең хәленә тәэсир итә. Магнит давылы элемтә системасын һәм навигация җиһазларын сафтан чыгарып кына калмыйча, кешенең кәефендә, сәламәтлегендә дә чагылыш табарга сәләтле. Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлдерергә мәҗбүр.
Бу чорны йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче, артык гәүдә авырлыгы булган кешеләр аеруча авыр кичерә. Давылның организмга тискәре йогынтысын киметү өчен, гыйнварда магнит давылы фаразларын карагыз һәм аларга әзер булыгыз.
Астрономнар мәгълүматларына караганда, гыйнварда безне берничә көчле магнит давылы көтә. Аның беренчесе бүген, 16 гыйнварда, башланды. Көндез магнит давылының көче —2, ә кичке сәгатьләргә 3 балл булачак. Аның йогынтысын һава торышына бәйле кешеләр ныграк тоячак, көчле баш авыртуы булырга, кәеф үзгәрергә мөмкин.
Көчле магнит давылы 17-18 һәм 20 гыйнварда көтелә, аның интенсивлыгы 5 баллга кадәр җитәчәк. Димәк, бу юлы аның йогынтысын хәтта сәламәт кешеләр дә сизәчәк.
Бу айда янә кискен давыл 26 һәм 31 гыйнварда көтелә — аның интенсивлыгы 5 баллга кадәр җитәчәк.
Мондый көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, күркә итенә өстенлек бирегез.
Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез.
Авыр хезмәтне, шулай ук спорт белән җитди шөгыльләнүне чикләргә кирәк. Ә менә җиңел генә зарядка ясауның ярдәме тиячәк.
Төп киңәш — ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска. Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк.
Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын.
Күбрәк йоклагыз, ял итегез.
Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез. Гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, ә менә кәһвәне куллануны чикләргә тырышыгыз.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев