Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әлмәт Чумачкага “күчә“

Әлмәттән әллә ничә гаилә күчеп кайтып, Чумачкада яңа йорт өлгертә, я ата-баба йортын төзәтеп, зурайтып туган авылларында төпләнә. Пермьнән кунакка кайткан бер авылдашлары әйткәнчә, читкә китсәң, авылның "кечерткәне"нә хәтле якын шул. Әйтик, умартачы Юныс бабайның кызы Мәдинә - мәрхүм әтисенең өенә янкорма төзегән, авылда яши. Әлмәттән күчеп кайткан. Бабайның икенче...

Әлмәттән әллә ничә гаилә күчеп кайтып, Чумачкада яңа йорт өлгертә, я ата-баба йортын төзәтеп, зурайтып туган авылларында төпләнә. Пермьнән кунакка кайткан бер авылдашлары әйткәнчә, читкә китсәң, авылның "кечерткәне"нә хәтле якын шул.

Әйтик, умартачы Юныс бабайның кызы Мәдинә - мәрхүм әтисенең өенә янкорма төзегән, авылда яши. Әлмәттән күчеп кайткан. Бабайның икенче кызы Сиринә, ире Мәхмүт белән, каената-каенана нигезендәге йортны яңартканнар. Әлмәттә эшләп пенсиягә чыккан якташлар хәзер авылда яши. Бабайның Әлмәттә яшәүче оныгы Ләйсән дә бабасы нигезе янында яңа йорт кормакчы. Яңа мунчаны өлгерткәннәр дә инде. Юныс бабайның бертуганы Әбелкәрам кызы Зәйнәп тә ире Илдус белән (Нуруллиннар) авылда йорт сатып алып, искерәк кенә өйдән "конфет" ясап куйганнар, ди.
-Авылда эш күп, әмма рәхәт. Кош-корт асрап мәш киләбез. Балачакны сагына-сагына эшлибез. Әйе, теге абый әйтмешли, авылның кычытканы да якын шул, - ди Мәдинә Кашапова.
Юныс бабай кызларыннан кала да, Чумачкага берничә гаилә Әлмәттән күчеп кайткан. Йорт салучылар арасында бу авылга бернинди катнашы булмаганнар да бар. Шунысы гына кызганыч, күчеп кайтучылыр - нигездә пенсия яшендәгеләр. Монда яшьрәк гаиләләр дә төпләнеп калса иде ул.
Сүз уңаеннан, бүген Чумачкада мәктәпкәчә яшьтә дүрт бала бар, Бәркәтә мәктәбенә унбер бала йөреп укый. Авылда мәчет, клуб, шәхси кибет эшләп тора.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чумачка авылы Әлмәт шәһәре