Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лауреатлар – җиңүчеләр

Чирмешән лицееның 11 класс укучысы Гөлназ Мөхәммәтшина татар әдәбиятын, ә 9 класс укучысы Инзилә Әшрапова татар телен бик яратып укыйлар. Алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган Каюм Насыйри исемендәге яшүс- мерләрнең XI төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашканнар. Якташларыбыз анда үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим итеп, лауреатлар булганнар. Ана телен яратучы...

Чирмешән лицееның 11 класс укучысы Гөлназ Мөхәммәтшина татар әдәбиятын, ә 9 класс укучысы Инзилә Әшрапова татар телен бик яратып укыйлар.

Алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган Каюм Насыйри исемендәге яшүс- мерләрнең XI төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашканнар. Якташларыбыз анда үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим итеп, лауреатлар булганнар.
Ана телен яратучы кызларга һәм аларның укытучылары Рәзилә Шәрифуллинага Мактау грамотасы тапшырылган.
- Гөлназ дәрескә бирелгән әдәби әсәрләрне алдан ук укып куя һәм дәрестә эчтәлекне бик оста сөйли, - ди укытучысы Рәзилә Ильяс кызы. - Шуңа аның теле дә бай.
Гөлназ татарча газета-журналлар укырга да вакыт таба. Башка фәннәрдән дә "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә укый. Үткән уку елында татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында алтынчы урынны алган.
Инзилә Әшрәпова татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыяллана. Шуңа да, башка фәннәр белән бергә, ана телен дә тирәнтен үзләштерергә тырыша.
- Укытучы һөнәренә мәхәббәт апаларымнан күчкәндер, - ди Инзилә.
Алдыңа максат куйсаң аңа ирешеп була ул. Уңышлар сезгә, кызлар!

Чирмешән мәктәбендә беренче татар классы 1996 елда туплана. Шуннан бирле лицей җиде татар классы чыгарган.

Алар - 134 егет һәм кыз төрле уку йортларында белем, һөнәр ала. Араларында дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләре дә шактый.
2003 елда, лицей ачылганнан бирле, чыгарылыш класс укучыларының 29сы алтын һәм көмеш медаль ияләре булган, шулардан дүртесе татар классында укыган.
Татар классының беренче чыгарылыш укучысы, алтын медаль иясе Гөлнар Гыйззәтуллина белән элемтәгә дә кердек.
- Татар классында укуыма һич үкенмим. Казан федераль университетын тәмамлап, инглиз һәм гарәп теле укытучысы белгечлеге алдым. Казанда 88нче мәктәптә инглиз теле укытам, әгәр татар теле укытырга тәкъдим итсәләр, һич икеләнмичә аңа да алынам,- ди якташыбыз. -Мин өч телдә (татар, рус, инглиз) уйлыйм һәм иркен аралашам. Күп телләр белүем белән горурланам.
- Һәр елны яңа класс җыйганда, ата-аналар балаларын мәктәпкә биргәндә икеләнеп кала, - ди лицейның укыту эшләре буенча директор урынбасары Дания Закирова. - Бездә "а" һәм "б" класслары да бер үк программа буенча укый. Ә татар классында тәрбия эшләре күбрәк ана телендә алып барыла.
Укытучыларның күзә- түеннән күренгәнчә, тәрбия эшләре гаилә белән параллель алып барылгангамы, татар классындагы балалар мәрхәмәтлерәк, бер-берсенә игътибарлы һәм ярдәмчелләр дә.
- Татар классында укучыларның рус теле йомшаграк була дип уйлаучылар белән һич килешмим,- ди лицейның татар теле укытучысы Рәзилә Шәрифуллина. - Әнә Гүзәл Юнысова һәм Гөлназ Гарифуллиналар рус теле буенча республика олимпиадасы призерлары булдылар.
Әллә татар классындагы мохит та тәрбиялиме икән, дип бер вакыйганы искә алды Рәзилә Ильяс кызы: - Башка мәктәптә тәртипсез буларак танылган бер малай безгә килгәч, мәктәпне бер кисәтү дә алмыйча тәмамлады. Моңа, беләсезме, әнисе дә гаҗәпләнде.
Быел татар классына 13 укучы килгән. Инде өченче ел укучылар яңа стандартлар буенча укыйлар, яхшы укыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Лицей