Күп калмады
Чирмешәндәге күпквартиралы йортларда капиталь ремонт дәвам итә, эчке эшләр ахырына якынлаша. Совет урамындагы 45 "а" һәм 3нче йортларда эчке эшләр төгәлләнгән дә. "Биредә подвал өлешендә су линиясен һәм канализация челтәрен яңарттык, - ди "Төзекләндерү" җәмгыяте директоры Мингали Минһаҗев. - Шул ук урамдагы 55нче йортта да, подвалда, канализация ремонтланды. Бүген төзүчеләр...
Чирмешәндәге күпквартиралы йортларда капиталь ремонт дәвам итә, эчке эшләр ахырына якынлаша.
Совет урамындагы 45 "а" һәм 3нче йортларда эчке эшләр төгәлләнгән дә. "Биредә подвал өлешендә су линиясен һәм канализация челтәрен яңарттык, - ди "Төзекләндерү" җәмгыяте директоры Мингали Минһаҗев. - Шул ук урамдагы 55нче йортта да, подвалда, канализация ремонтланды. Бүген төзүчеләр Татарстан урамындагы 3нче һәм 5нче йортларда эшлиләр. Монда да канализация линиясе яңартылды, хәзер су торбаларын алыштырабыз. Инде Совет урамындагы 45нче йортка күчтек. Кайбер йортларда тышкы эшләр башкарасы бар. Моңа әлегә җирнең туң булуы гына комачаулый.
Капиталь ремонт эшләрен тагын бер айдан, май урталарында тулысынча тәмамларга планлаштырабыз".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев