Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коткаручылар кисәтә: 31 градуска кадәр салкынайта, буран чыга

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтү хәбәре таратты. Министрлыктан Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән 13 гыйнварда һава температурасының 26-31 градуска кадәр салкынайтуын җиткерәләр. Кайбер районнарда томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. 14 гыйнварга каршы төндә...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һава торышының бозылуы турында кисәтү хәбәре таратты.

Министрлыктан Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән 13 гыйнварда һава температурасының 26-31 градуска кадәр салкынайтуын җиткерәләр. Кайбер районнарда томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
14 гыйнварга каршы төндә кар, юеш кар явачак. Урыны белән буран чыгуы да мөмкин, юлларда бозлавык, кар көртләре саклана. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан искән җилнең секундына 17-22 метрга җитеп көчәюе фараз кылына.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе ерак юлларга чыгудан, табигатьтә озаклап йөрүдән тыелып торырга чакыра.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52937-kotkaruchyilar-kis%D3%99t%D3%99-31-graduska-kad%D3%99r-salkyinayta-buran-chyiga.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: буран һава торышы градус