Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кош гриппы – куркыныч авыру

Агымдагы елда республиканың Лаеш районында кош гриппы эпидемиясе кузгалып алды. Әлеге чирдән кошларның үлү очраклары Нурлат, Ютазы, Балык Бистәсе районнарында һәм Казанның Совет районында теркәлде - барлыгы сигез ноктада. Авыру кошларны дәвалау үткәрелми, шуңа күрә тавыкларны һәм барлык тавык продукциясен юк итәргә карар кылынды. Тулаем 528,5 мең баш тавык, 3...

Агымдагы елда республиканың Лаеш районында кош гриппы эпидемиясе кузгалып алды. Әлеге чирдән кошларның үлү очраклары Нурлат, Ютазы, Балык Бистәсе районнарында һәм Казанның Совет районында теркәлде - барлыгы сигез ноктада. Авыру кошларны дәвалау үткәрелми, шуңа күрә тавыкларны һәм барлык тавык продукциясен юк итәргә карар кылынды. Тулаем 528,5 мең баш тавык, 3 миллион данә йомырка, 13,5 тонна тавык ите һәм продукциясе, 82 тонна азык юкка чыгарылды - яндырылды.


Кош гриппы - кошларның тын юлларына һәм ашкайнату системасына зыян сала һәм үлемгә китерә торган йогышлы авыру.

Инкубация чоры 20 сәгатьтән ике тәүлеккә кадәр дәвам итә. Чир йоктырган кошның йомырка салуы һәм ашавы кискен кими. Ул сусый, хәлсезләнә, ул башәйләнгеч хәрәкәтләр ясый, муены кәкрәя. Тавык әйләнә-тирәгә игътибар итми башлый, каурыйлары кабара, лайласыман тышчалары кызара, кикрикләре зәңгәрләнә. Түшкәсен ярып караганда тын юлларында, ашкайнату трактында, шулай ук бавыр белән бөерләрендә күп санлы кан сауган урыннар күренә.

Авыру тавыклардан кош гриппы йоктырган кешеләрдә бизгәк тоту (температура 39 градуска кадәр күтәрелә), өшү, баш авырту, коры ютәл, фарингит, тән ватылу, конъюкктивит билгеләре күзәтелә. Авыр очракларда косу, сулыш алу авырлашу, үпкә шешә булырга мөмкин. Статистика буенча әлеге чирнең 60 процент очрагы үлем белән тәмамлана.

Кош гриппыннан вакцина ясау өстендә эшлиләр, ләкин нәтиҗәсе әлегә юк.

Йорт кошларыгызда әлеге чирнең билгеләрен күрсәгез, кичекмәстән район ветеринария хезмәтенә хәбәр бирегез.

Айрат Галимуллин,

ТР Баш дәүләт ветеринария идарәсе инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined