Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Коронавирус йоктырмас өчен нинди сабын яхшырак?

    Биология фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Алексей Аграновский шул сорауга җавап биргән.

    Реклама

    “Әллә нинди кыйммәтле сабыннар алуның бер кирәге дә юк. Кемнәрнеңдер акча эшләү ысулы гына бу. “Антибактериальное” дип язылган сабын алырга тырышу да кирәкми. Кирәкми генә түгел, ярамый да. Ник дигәндә, мондый сабын тән тиресе кибүгә яки организм өчен кирәкле бактерияләрне юкка чыгаруга гына китерәчәк”, – диде белгеч.

    Профессор фикеренчә, кулларны балалар сабыны белән юудан да яхшысы юк. Каты сабын, сыек сабыннарга караганда, вируслар һәм бактерияләрне яхшырак юып төшерә. Моннан тыш вирусолог су температурасының вирусны бетерүгә йогынты ясамавын да ассызыклады. Иң мөһиме, су температурасы кешегә уңайлы, рәхәт булырга тиеш.

    Чыганак

    Фото: https://pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: