Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коронавирус әни булырга комачаулый

Коронавирус кеше гомерен 10 елга кыскарта! Россия Фәннәр академиясенең функциональ медицина-генетика фәнни үзәгенең функциональ геномика лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы Анча Баранова бу көннәрдә шундый шаккатыргыч белдерү ясады.

«Кешеләр яшь булганда аларның иммунитеты нык була. Алар коронавирус кебек бик күп төрле катлаулы чирләрне җиңә. Картайгач авырулар да арта. Соңгы елларда бу исемлеккә коронавирус та өстәлде. Шуңа күрә хәзер уртача гомер озынлыгы 10 елга кыскара», – дип белдергән галим. Биолог фикеренчә, ике-өч буыннан соң кешеләр коронавирусны хәтта даруларсыз да җиңелрәк кичерәчәк. Әлегә исә коронавирус көндәлек тормышыбызда ныклап тамыр җәюен дәвам итә. Соңгы арада ковидның яңа билгеләре күзәтелә башлаган. Коронавирусның икенче дулкынында кешеләрнең күбрәк ашказаны-эчәк тракты системасы зыян күрә, ди белгечләр. Шуңа күрә хәзерге вакытта ковид белән авыручыларда укшу, косасы килү, диарея һәм аппетит югалу кебек билгеләр дә күзәтелә икән.

Сүз уңаеннан, коронавирус белән авырып терелгән хатын-кызның йөккә уза алу ихтималы бермә-бер кими икән. «Ковид ЭКО юлы белән әни булырга җыенган хатын-кызларга да аяк чала», – дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының хатын-кызның репродуктив сәламәтлеге буенча штаттан тыш баш белгече Наталия Долгушина. Күпсанлы тикшеренүләр коронавирус белән авырган хатын-кыз организмында күкәй күзәнәкләренең шактый кимүен күрсәткән. Коронавирус ир-атның нәсел калдыру сәләтенә дә тискәре йогынты ясый ала, дип кисәтә белгечләр.

 

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев