Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җылы кыштан соң нинди җәй килер?

Аномаль җылы кыштан соң Россиягә уртача җәй киләчәк, дип белдерде Воейков исемендәге Баш геофизик обсерваториянең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Андрей Киселев.

“Мөгаен, табигать урта температураларның югары күтәрелүе булмасын өчен вәзгыятьне бераз тигезләргә тырышачак”, – дип аңлатты климатолог. Аның сүзләренә караганда, кыш көне температура артык югары булса, җәй көне ул уртача яки түбәнрәк булачак.

Закончалык күп еллар дәвамында күзәтүләр белән раслана, диде Киселев. Моннан тыш, карсыз кыш туфракта дым җитмәүгә дә китерергә мөмкин. Бу авыл хуҗалыгы өчен зарарлы булачак, дип кисәтте климатолог.

Мәгълүмат: vatantat.ru

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев