Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Киләсе елның октябрь аенда узачак халык санын алуга әзерлек дәвам итә

Статистика бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бу көннәрдә биредә теркәүчеләр (регистраторлар) өчен укулар уздырганнар, август дәвамында алар үз участокларын тикшереп чыгарга тиешләр.

Теркәүчеләр халык санын алмыйлар, ләкин йорттагы квартиралар, торакта яшәүчеләр саны белән кызыксынырга мөмкиннәр. Аларның төп максаты – картография материалларына һәм алдан төзелгән адреслар исемлегенә кирәкле ачыклау кертү, күрсәтелгән адреслар буенча участок планындагы йортларны, төзелешләрне, торак биналарны барлау.

Болардан тыш, теркәүче урамнарның исемнәре һәм йортларның саны күрсәтелгән аншлагларның - табличкаларның булу-булмавын тикшерәчәк. Алар булмаган очракта халык саны алучыга кирәкле адресны табуы кыенга туры киләчәк. 

Тупланган мәгълүматлар  нигезендә, сан алу объектларының саны, халык санын алучыларга йөкләнеш, территорияләрнең санау һәм сан алу участокларына  бүленеше һәм сан алу өчен вакытлыча хезмәткәргә  ихтыяҗ билгелә булачак.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев