Кемнәргә кыскартылган эш көне тиеш?
18 яше тулмаганнар, инвалидлыкка ия булучылар, авыл җирендә – хатын-кызлар кыскартылган эш көненә хокуклы. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сүзләренә таянып яза.
Аның әйтүенчә, 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләр, шул исәптән инвалидлар атнасына күп дигәндә 35 сәгать, авылларда хатын-кызлар – күп дигәндә 36 сәгать кенә эшләргә тиеш.
Депутат шулай ук зарарлы производствода эшләүчеләрнең дә кыскартылган эш көненә исәп тота алуын билгеләп үткән. Аларның да эш сәгатьләре атнасына 36 сәгатьтән артмаска тиеш.
Шулай ук Хезмәт кодексында педагогларга, медиклар һәм хезмәткәрләрнең башка категорияләренә кыскартылган эш көне мөмкинлеге күздә тотылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев