Кемнәргә кыскартылган эш көне тиеш?
18 яше тулмаганнар, инвалидлыкка ия булучылар, авыл җирендә – хатын-кызлар кыскартылган эш көненә хокуклы. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сүзләренә таянып яза.