Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кече Чегодай егете радио ачкан

Кече Чегодайда үсеп, хәзер Яр Чаллы политехника колледжында белем алучы Александр Плотников белән танышуыбыз заманча - интернет челтәре аша булды. Александр - "Черемшан - Онлайн" ачык страницасының оештыручысы һәм администраторы. Үзара хезмәттәшлек итәргә - үз битендә - страницасында сылтама белән "Безнең Чирмешән" район газетасы сайты хәбәрләрен һәм рекламасын бирергә ул...

Кече Чегодайда үсеп, хәзер Яр Чаллы политехника колледжында белем алучы Александр Плотников белән танышуыбыз заманча - интернет челтәре аша булды. Александр - "Черемшан - Онлайн" ачык страницасының оештыручысы һәм администраторы.

Үзара хезмәттәшлек итәргә - үз битендә - страницасында сылтама белән "Безнең Чирмешән" район газетасы сайты хәбәрләрен һәм рекламасын бирергә ул бик теләп ризалашты. Бер елга якын интернет аша аралашып торсак та, Александрның үзен күргәнем булмады. Шуңа да мин аны урта яшьләрдәге, шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган программист итеп күз алдына китергән идем. Редакциягә какча гәүдәле яшүсмер егет килеп кергәч, үз күзләремә ышанмый тордым.
Баксаң, Сашага 19 яшь тулып кына килә икән әле. Үзенең яраткан уенына багышланган беренче страницасын ачканда аңа - 14, ә район һәм республика яңалыкларын яктыртучы җитди һәм кызыклы "Черемшан - Онлайн"га нигез салганда 17 яшь кенә булган.
-"Черемшан - Онлайн"ны шулай популярлашып китәр дип уйламаган идем,- ди Саша. - Мин аны дустым белән бәхәсләшеп, чирмешәнлеләрне кызыксындыра алачакмын, дип кенә ачтым. Максатыма ирештем, хәзер бу страницаның 1 меңнән артык даими укучысы - подписчигы бар.
Саша гомумән, бик кызыксынучан һәм максатчан кеше. Һәр көнне хәбәрләрен яңартып тормаса, бирегә берәү дә кермәс иде. "Черемшан - Онлайн"да ул әле "Dance Radio - Первый в Черемшане" дигән радио каналы да ачкан. Аның да 80нән артык даими тыңлаучысы бар һәм бу сан көннән-көн арта. Сашаның "шәхси радиосы"нда тәүлек буе төрле юнәлештәге музыка яңгырый. Ә төннәрен ул тыңлаучылар белән элемтәгә чыга, аларга һава торышын, соңгы яңалыкларны җиткерә, төрле уеннар, конкурслар үткәрә. "Яшьләр табышмакларга җавап табарга бик яраталар", - ди Саша.
-Радио да булдыргач, кыйммәтле аппаратура да кирәктер инде, студент кына бит әле син, акча эшләмисең, кем ярдәм итә,- дип сорадым егеттән.
-Бер аерым җайланмам да юк, боларның барысын да ноутбук ярдәмендә эшлим, - ди якташыбыз.- Тыңлаучыларым белән интернет аша элемтәгә керәм.
Мин Сашаның компьютер өлкәсендәге тирән белеменә сокланып (минем белән әңгәмә корган арада ул редакция компьютерчыларына киңәшләрен биреп тә, реклама баннеры ясап та өлгерде), аны һичшиксез программист һөнәрен үзләштерә дип уйлаган идем. Ләкин ул электриклыкка укый икән. Гаилә хәленең катлаулы булуы сәбәпле, ул укуын дәвам итәргә ниятләми.
-Әти-әнием яшьли вафат булдылар. Мине һәм хәрәкәтләнә дә алмаучы каты чирле абыемны Кече Чегодайда яшәүче әбиебез тәрбиягә алды. Туганнарыбыз да гел ярдәм итәләр. Миңа колледжны тизрәк бетереп эшли башларга, әбием белән абыема ярдәм итәргә кирәк, - ди Саша.
Әйе, шундый талантлы егетнең программистлыкка укый алмавы кызганыч, әлбәттә. Шулай да тормышта югалып кала торган егеткә охшамаган ул. Язмыш җилләре канатларын гына сындырмасын иде...
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Чегодай Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителгән китап политехника