Казахстанда Россия самолеты һәлакәткә очраган
Актауда, Казахстанның көнбатышында, Azerbaijan Airlines авиакомпаниясенең пассажир самолеты һәлакәткә очраган.
Әлеге самолет Казан-Баку рейсларын башкара торган булган. Казахстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, фаҗига урынына кичекмәстән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 52 хезмәткәре һәм 11 берәмлек техника киткән. Килеп җитүгә коткаручылар янган һава судносын күреп, янгынны сүндерә башлый. Казахстанның сәламәтлек саклау министры хәбәр иткәнчә, самолет һәлакәте нәтиҗәсендә алты кеше исән калган. Һәлакәт сәбәпләрен тикшерү башланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев