Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казанның Әмирхан урамында янгын сүндерүчеләр өч кешене уттан коткарган

Казанның Әмирхан урамындагы тугыз катлы йортта янгын чыккан. (Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә кичә 21.57 сәгатьтә Казанның Фатих Әмирхан урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр иреште, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Татарстан буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең...

Казанның Әмирхан урамындагы тугыз катлы йортта янгын чыккан.


(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә кичә 21.57 сәгатьтә Казанның Фатих Әмирхан урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр иреште, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Татарстан буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 3нче бүлеге 7нче отряды хезмәткәрләре дүрт минуттан урынга килеп, тугыз катлы панель йортның 6нчы кат тәрәзәләреннән төтен чыгуын күргән. Хуҗа фатирда кеше юклыгын, янгынның кухнядан чыгуын җиткергән.

Янгын сүндерүчеләр өч төркемгә бүленеп, берсе янгын сүндерүгә керешкән, икенчеләре күрше фатирлардан кешеләрне эзләгән, өченче төркем яна торган фатирга урамнан баскыч сузган. Янгын өч минуттан сүндерелгән. 7нче каттан 28 яшьлек хатынны һәм бер яшьлек малай белән дүрт яшьлек кызны табып, аларга маскалар кидертеп, баскычтан төшергәннәр.

Янгын нәтиҗәсендә кухнядагы җиһаз янган, кешеләр зыян күрмәгән. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламыйча куллану. Янгын турында да соң хәбәр ителгән, шунлыктан ут дөрләп яна башлаган.

Мәгълүмат:http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/29/134036/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ут чыгу