Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казанкада мәктәп салалар

Быел районыбызда өч объектта зур төзелеш эшләре алып барыла. Казанкада - яңа мәктәп, Лашманда - авыл җирлеге Советы бинасы, Югары Кармалкада клуб салалар. "Арстрой" җәмгыяте Казанкада 15 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәпне төзү эшенә керешкән дә. 28,7 гә 26,9 метрлы бинаның нигезен көздән үк әзерләп куйганнар, стеналарны күтәрү өчен материал кайтарганнар....

Быел районыбызда өч объектта зур төзелеш эшләре алып барыла. Казанкада - яңа мәктәп, Лашманда - авыл җирлеге Советы бинасы, Югары Кармалкада клуб салалар.


"Арстрой" җәмгыяте Казанкада 15 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәпне төзү эшенә керешкән дә. 28,7 гә 26,9 метрлы бинаның нигезен көздән үк әзерләп куйганнар, стеналарны күтәрү өчен материал кайтарганнар. Әлеге заманча мәктәптә спорт залы, ашханә һәм санузел да булачак.

Лашманда авыл җирлеге Советы бинасын "Строитель" җәмгыяте төзи. Булачак бинаның нигезе әзер, төзелеш материаллары кайтарыла.

Югары Кармалкада авыл клубын "Мир" төзелеш компаниясе күтәрә. Биредә китапханә дә урнашачак. Җәмгыять эшчеләре мәдәният учагының нигезен корып та куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X