Гыйбадәтханәнәдә янгын 200 квадрат метр мәйданга зыян салган.
(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Казанда барлык диннәр гыйбадәтханәсендәге янгынны 6:32 сәгатьтә тулысынча камап алганнар. Ул 200 квадрат метр мәйданга таралып өлгергән була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.
Янгын сүндергән вакытта бинаның икенче катында...
Гыйбадәтханәнәдә янгын 200 квадрат метр мәйданга зыян салган.
(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Казанда барлык диннәр гыйбадәтханәсендәге янгынны 6:32 сәгатьтә тулысынча камап алганнар. Ул 200 квадрат метр мәйданга таралып өлгергән була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.
Янгын сүндергән вакытта бинаның икенче катында бер ир-атның үле гәүдәсе табыла. Әлегә аның шәхесе ачыклана.
Янгынга каршы 53 кеше һәм 14 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр хезмәтеннән 40 кеше һәм 11 берәмлек техника эшләгән. Камап алынган янгын белән көрәш дәвам итә.
Нет комментариев