Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казанда, бер көн эчендә, сәүдә үзәгендәге янгын турында ике хәбәр

Казанда ике сәүдә үзәге эшен янгын чыгуы турында ялган хәбәрләр аркасында туктатып торган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Сәүдә үзәгенә килгән сатып алучылар гадәти парны янгын дип уйлаган.

«Миллениум» Сәүдә үзәгендә янгын чыгу ихтималы турында беренче хәбәр 112 бердәм номерына кичә кичке җиделәр тирәсендә килә.

Сәүдә үзәгенә килгән ут белән көрәшүчеләр янгын чыгуы мөмкин булган урынны җентекләп тикшергән.

 

Алар ачыклаганча, шаһитлар аш бүлмәсендә чыккан парны янгын дип уйлап, ут белән көрәшүчеләрне чакырткан.

Икенче хәбәр 112 бердәм номерына 15 минуттан соң килә.

«Олимп» Сәүдә үзәгендәге сатып алучылар бинада төтен чыгуы хакында хәбәр итә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр моның вентиляциядән чыккан пар булуын ачыклый. 

Фото: соцчелтәрләрдән.

Мәгълүмат: http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/kazandagy-ike-sd-zgennn-yangyn-chyguy-turynda-khbr-kilgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куркынычы яный Янгыннар сәүдә ноктасы