Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кандидатлар билгеле

Алдагы якшәмбедә районның дүрт авыл җирлегендә, вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының икенче чакырылыш Советларына депутатларны өстәмә сайлау үткәреләчәк. - Өстәмә сайлаулар бер мандатлы дүрт сайлау округларында үтәргә тиеш,- ди Чирмешән районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин. - Яшерен тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәренә кертелгән депутатлыкка...

Алдагы якшәмбедә районның дүрт авыл җирлегендә, вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының икенче чакырылыш Советларына депутатларны өстәмә сайлау үткәреләчәк.

- Өстәмә сайлаулар бер мандатлы дүрт сайлау округларында үтәргә тиеш,- ди Чирмешән районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин.
- Яшерен тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәренә кертелгән депутатлыкка кандидатларның исемнәре билгеле.
5 санлы Яңа Кади сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат итеп Утыз Имән урта мәктәбе укытучысы Илдар Миневәлиев; 4 санлы Иске Кади сайлау округы буенча - "Чирмешәнурман" ДБУсе урман мастеры Мәйсәрә Минһаҗева; 7 санлы Ульяновка сайлау округы буенча өч кеше - "Таман" ҖЧҖе инженеры Радик Биктимеров, Ульяновка урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Зоя Дмитриева, Девичья Поляна фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ирина Никитина; 2 санлы Чирмешән сайлау округы буенча Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Зарипов күрсәтелде.
Депутатлыкка алты кандидатның дүртесен - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе сайлау берләшмәсе, берсен КПРФның региональ бүлекчәсе сайлау берләшмәсе күрсәткән, бер кеше - үзен-үзе күрсәтүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 8 сентябрь – бердәм тавыш бирү көне