Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иске Үтәмештә төсле җепләрдән матур букетлар бәйлиләр

Иске Үтәмеш мәктәбенең август киңәшмәсендә күргәзмәгә куярлык, сатуга чыгарырлык кул эшләре әзер дә. Биредә төсле җепләрдән ыргак белән бик матур чәчәкләр бәйлиләр. -Без аны үзебезнең бизнес-планга да керттек, - ди мәктәп директоры Светлана Әхтәмова. - Мондый чәчәкләрне башта техник хезмәткәрләребез Зөлфирә Галләмова белән Ләйсән Мингуловалар бәйли башлады. Бу үзенчәлекле букетларга...

Иске Үтәмеш мәктәбенең август киңәшмәсендә күргәзмәгә куярлык, сатуга чыгарырлык кул эшләре әзер дә. Биредә төсле җепләрдән ыргак белән бик матур чәчәкләр бәйлиләр.

-Без аны үзебезнең бизнес-планга да керттек, - ди мәктәп директоры Светлана Әхтәмова. - Мондый чәчәкләрне башта техник хезмәткәрләребез Зөлфирә Галләмова белән Ләйсән Мингуловалар бәйли башлады. Бу үзенчәлекле букетларга кызыгучылар күп булды. Аннан соң осталар әлеге шөгыльне 5-6 класста укучы кызларга да өйрәттеләр. Аларны хезмәт дәресләрендә бәйләп, махсус чүлмәкләргә утыртып куйдылар. Чәчәк бәйләү өчен җепләр һәм башка кирәк-яракларны сатып алдык.
Ыргак белән чәчәк бәйләүнең әллә ни авырлыгы юк икән.
-Күңел биреп утырганда, 1-2 сәгатьтә бер букетны бәйләп, чүлмәккә утыртып та өлгерергә була, - ди Зөлфирә Галләмова. - Мин элек тә ыргак белән салфеткалар, урындык япмалары, кухня өчен тоткычлар бәйли идем. Чәчәкләр дә бәйләүләрен ишеттем һәм тәрәзә төбендәге миләүшә (фиалка) чәчәгенә карап тордым да, аны әмәлләп тә куйдым. Калла, яран, кыңгырау чәчәкләр дә бәйләдем. Җәй көне кул эше белән утырырга вакыт кына азрак.Әмма кышкы чорда моңа мөмкинлек күбрәк була.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Үтәмеш чәчәкләр бәйләү букет