Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иске Элмәледә гараж янган

Төнге икеләр тирәсендә чыккан ут казасына әүвәл Ульяновкадан - бер, аннан Чирмешәннән - ике, Лашманнан бер янгын сүндерү машинасы чыккан. Халык утны тыеп торса да, янгынчылар килгәндә, ялкын гаражның түбәсенә үрмәләгән була. -Ут электр үткәргечләреннән чыккан дип фаразлыйбыз. Такта, төсле калайдан, блоктан төзелгән берничә гараж, аның эчендәге кирәк- ярак, эш...

Төнге икеләр тирәсендә чыккан ут казасына әүвәл Ульяновкадан - бер, аннан Чирмешәннән - ике, Лашманнан бер янгын сүндерү машинасы чыккан.

Халык утны тыеп торса да, янгынчылар килгәндә, ялкын гаражның түбәсенә үрмәләгән була.
-Ут электр үткәргечләреннән чыккан дип фаразлыйбыз. Такта, төсле калайдан, блоктан төзелгән берничә гараж, аның эчендәге кирәк- ярак, эш кораллары янды, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин.
Көннәр бик кызу тора. Янгын күзәтчелеге белгечләре корыда ут ягу, сүндерелмәгән тәмәкене теләсә кайда ташлап калдырырга ярамаганлыгын кабат искәртә. Балаларга да күз-колак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын сүндерүчеләр Иске Элмәле авылында янгын