Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ирләр пенсиягә вакытыннан алда чыгарга мөмкин

Балаларын ялгыз тәрбияләүче күп балалы аталар өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеге бирергә кирәк. Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец шундый тәкъдим белән чыккан. Бу җәһәттән хат Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останинага юлланган.

Хәзерге вакытта Россиядә балаларын ялгыз тәрбияләүче күп балалы аталарга пенсиягә чыкканда өстенлекләр бирү күздә тотылмаган. Яңалык ишле балалы гаиләләргә булышу, шулай ук ата статусын үстерүгә китерәчәк.

“Хөрмәтле Нина Александровна, югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, “Иминият пенсияләре турында” федераль законның 32 статьясына балаларын ялгыз тәрбияләүче күп балалы аталар өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеген күздә тоткан үзгәрешләр кертү буенча проект эшенә башлангыч бирүегезне сорыйм”, – дип язылган мөрәҗәгатьтә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев