Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җиргә төшкән бер батарея да тирә-юньне пычрата

Туган як табигатен саклау - һәркемнең бурычы. Китапханәчеләр алдында да яшь буында әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтү бурычы куела. Район китапханәчеләре "Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы" кысаларында бу юнәлештә аеруча күп эшлиләр, мәктәп укучылары, яшьләр белән кызыклы, мавык­тыргыч чаралар уздыралар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Нурлат аграр техникумы филиалы...

Туган як табигатен саклау - һәркемнең бурычы. Китапханәчеләр алдында да яшь буында әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү, табигатьне сакларга, яратырга өйрәтү бурычы куела. Район китапханәчеләре "Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы" кысаларында бу юнәлештә аеруча күп эшлиләр, мәктәп укучылары, яшьләр белән кызыклы, мавык­тыргыч чаралар уздыралар.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Нурлат аграр техникумы филиалы студентлары белән "Табигать. Экология. Тормыш" исемле экология сәгате уздырды. Студентларга экология фәненең барлыкка килүе һәм хәзерге замандагы экология проблемалары турында сөйләделәр. Студентлар бу темага багышланган викторина сорауларына төгәл җавап бирделәр, анык итеп үз фикерләрен дә җиткерделәр.

Февраль аенда район китапханәләрендә "Батарейка тапшыр - керпенең гомерен сакла!" ("Сдай батарейку - спаси ежика!") исемле эко-акция старт алды. Китапханәчеләр китап укучыларга җирдә аунап яткан батарейканың экологиягә зур зыян салуы турында аңлаталар. Әйе, бармак кадәрле бер батарейка җәнлекләргә, үсемлекләр тормышына куркыныч тудыра.

Чишмәләребезне сак-лау, чистартып торуда да китапханәчеләрнең өлеше зур. Әккәрәй авылы китапханәчесе "Чишмәләрне коткарыйк!" исемле экологик сәгать уздырган һәм яшь китап укучылар белән бергәләп чишмә тирәсен тәртипкә китергәннәр. Ә "Табигатькә коткару боҗрасы ташла!" ("Брось природе спасательный круг!") исемле экология сәгатендә балалар экология проблемалары турында сөйләшкәннәр. Иң кызыгы - мавыктыргыч биремнәр белән табигатьне саклау темасына стена газетасы чыгару була. Бу чара балаларны табигать язмышына битараф булмаска, аны кайгыртырга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined