Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җир алучылар төзи дә башлаганнар

Безнең районда бушлай җир участоклары алырга хокуклы - күп балалы 380 гаилә бар. Шулардан йөзгә якыны бу мөмкинлектән файдаланырга ниятләгән. Дөрес, аннан, нигездә, район үзәгендә яшәүчеләр файдалана. Элеккеге аэропорт территориясендә күп балалы гаиләләр өчен 70тән артык участок бүлеп бирелгән. Алар арасында Флера һәм Рөстәм Мостафиннар участогы да бар. -Безнең өч...

Безнең районда бушлай җир участоклары алырга хокуклы - күп балалы 380 гаилә бар. Шулардан йөзгә якыны бу мөмкинлектән файдаланырга ниятләгән.

Дөрес, аннан, нигездә, район үзәгендә яшәүчеләр файдалана. Элеккеге аэропорт территориясендә күп балалы гаиләләр өчен 70тән артык участок бүлеп бирелгән. Алар арасында Флера һәм Рөстәм Мостафиннар участогы да бар.
-Безнең өч улыбыз бар. Олысы инде медицина университетында укый. Һөнәр үзләштергәч, районга кайтырга тиеш. Бушлай җир участогы бирә башлагач, без дә документлар тапшырдык. Узган ел участокны рәсмиләштердек,- ди 20 елдан артык ветеринария берләшмәсендә хезмәт куючы Рөстәм Җәүдәт улы.- Фундамент та ясап куйдык. Быел өйнең стеналарын күтәрергә ниятләдек. Безгә балалар, туганнар булыша. Дәүләтнең бушлай җир бирүе бик яхшы. Йортны төзеп бетерүдә дә хөкүмәт ярдәменә өметләнәбез. Чөнки үз көчебез белән генә бу эшне башкарып чыгуы бик авыр.
-Бүген район буенча 88 гаилә йорт салу өчен урын алып, аны рәсмиләштерде, - дип хәбәр иттеләр район Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасыннан.
Чирмешәннән тыш, Лашманда, Күтәмәдә, Бәркәтәдә дә бушлай бирелүче җир участоклары алучылар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Җир участоклары