Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Инвалидлык алу кагыйдәләре гадиләштерелде

Министрлар Кабинеты гомерлек инвалидлык алу өчен авырулар исемлеген арттырды. Бу хакта вице-премьер Ольга Голодец хәбәр итте, дип яза «Известия» басмасы.

Яңартылган авырулар исемлеге үз эченә яңа критерийларны да кертә. Беренче чиратта исемлеккә барлык хромосом аномалияләре, шул исәптән Даун синдромы өстәлгән. Шулай ук бавыр циррозы, саңгыраулык, сукырлык, балалар церебраль параличы кертелгән. Казналык-бит өлешендә тайпылышлар булган, сколиоз, аутизм һәм башка күбрәк балаларда очрый торган кайбер авырулар вакытында инвалидлык алу тәртибе гадиләштерелгән. Голодец фикеренчә, балигъ булмаганнарны эшкә яраксыз дип табу системасы эшчәнлеген яңадан карарга кирәклеге ачык күренә.
Инвалидлык алу буенча яңартылган кагыйдәләр Россиядә яшәүче барлык инвалидларга кагыла. Хәзерге көндә аларның саны 12 млн.ны тәшкил итә, шуның 651 меңе — балалар.
Инвалидлык алу буенча кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турындагы карарны РФ премьер-министры Дмитрий Медведев март ахырында имзалады.

http://tulachi.ru/news/yazmalar/invalidlyk-alu-kagyydlre-gadilshterelde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар

2
X