Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Интернет ярдәмгә килә

Хәзер Интернеттан файдалана алучы һәр кеше моң - зарын югарыда утыручы чиновникларга турыдан - туры җиткерә ала. Моның өчен uslugi.tatar.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегенә кереп, үзеңне борчыган проблема хакында хат калдыра алабыз. Хәбәрне кыска һәм аңлаешлы итеп язарга, фоторәсем дә өстәргә ярый. Тикшерелгәч, заявка җаваплы министрлыкка яисә ведомствога җибәрелә. Урындагы...

Хәзер Интернеттан файдалана алучы һәр кеше моң - зарын югарыда утыручы чиновникларга турыдан - туры җиткерә ала.

Моның өчен uslugi.tatar.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегенә кереп, үзеңне борчыган проблема хакында хат калдыра алабыз. Хәбәрне кыска һәм аңлаешлы итеп язарга, фоторәсем дә өстәргә ярый. Тикшерелгәч, заявка җаваплы министрлыкка яисә ведомствога җибәрелә. Урындагы кешеләр башкарылган эшләр турында хисап та урнаштырырга тиеш.

Бер ай дәвамында "Халык контроле"нә республика буенча 1100дән артык хат кергән дә, аларда күтәрелгән мәсьәләләр-нең 220се хәл ителгән.

Безнең районнан монда бер мөрәҗәгать тә теркәлмәгән. Бу әле бездә проблемалар юк дигән сүз түгел. Ә башка төбәкләрдә яшәүчеләр юлларның начар булуы, чисталыкка, чүплекләргә һәм башка проблемаларга кагылышлы хәбәрләр калдырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интернет