Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иммунитетны ныгыту өчен иң арзан ысул

Бу рецептны ясар өчен 300-350 грамм имбирь тамыры, 150-200 грамм бал һәм 1-2 лимон кирәк.

Әлеге азыклардан ясалган катнашма иммунитетны гына күтәреп калмыйча, салкын тиюдән саклый, өстәвенә баш авыртуын да басарга ярдәм итә. Моннан кала, организмны холестериннан, төрле паразитлардан арчый, яшәртә, ябыктыра.

Имбирь, лимон һәм бал – витаминнар капчыгы. Лимон С витаминына бик бай, бал да үзенчәлекле азык һәм күп төрле авырулардан шифа. Имбир тамырында микроэлементлар, аминокислоталар, эфир майлары бар, моннан кала бу үсемлекнең тамыры В3, В6, В9, С һәм А витаминнарына бай. Болар барысы да организмны тонуста тотарга ярдәм итә, төрле вируслы авыруларга каршы менә дигән чара.

Катнашма болай әзерләнә. Имбир тамырын арчып зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Лимонны өлешләргә кисеп, орлыкларын алабыз һәм икесен дә иттарткычтан чыгартабыз. Бал кушып бик яхшылап болгатабыз. Профилактика өчен көнгә бер балкашыгы кабул итәбез яки чәйгә бутыйбыз. Катнашма бик әче. Имбирне, башка дарулар кебек үк сак кулланырга кирәк. Ашказаны-эчәк авырулары көчәйгәндә аны эчми торырга киңәш итәбез. Килеп чыккан күләмне банкага салып суыткычта сакларга кирәк, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X