Татарстан бик киң циклон үзәгендә калды. Ул Россиянең Европа территориясенең зур өлешен биләп алды. Татарстан синоптиклары белешмәсе буенча, бу әле берничә көн дәвам итәчәк.
Һава торышы асылда үзгәрми – яңгырлар, яшеннәр була, температура төнлә +9..+15 градус, көндез +15..+21 градустан артмый. Уртача тәүлеклек температура нормадан 3-4 градуска кимрәк.
Чәршәмбедән шимбәгә кадәр – 14-17 августта — яңгырлы һава торышы саклана, төньяк-көнбатыштан исә торган җил була, явым-төшемнәр азрак, көчле яңгыр ихтималы аз, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев