Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Яллардан соң Татарстанга салкыннар киләчәк

Алдагы ялларда Татарстанда атлантик циклоннар йогынтысында урнашкан аномаль җылы һава торышы сакланачак. Әмма киләсе атна башында ук Республикада кискен суыта. Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразы шуны күрсәтә.

Шимбә һәм якшәмбе, 12 һәм 13 ноябрь, төбәктә һава +3..+8 градуска кадәр җылына. Шулай итеп, температура фоны нормадан 6-7 градуска югарырак булачак. Әмма, термометрлар рекордлы күрсәткечләргә кадәр күтәрелмәячәк: 1927 елда бу көннәрдә Казанда һава температурасы +10..+15 градус җылы булган, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Атмосфера фронтлары үткәндә яңгыр явачак. Шулай ук ял көннәрендә тизлеге 15-20 м/с булган көчле җил фаразлана. Ял көннәрендә атмосфера басымының сизелерлек кимүе ихтимал, ләкин аннары һава торышы үзгәрүе фонында басымның сизелерлек күтәрелүе көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, «Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак, шуннан соң Республика Урал артыннан китә торган циклонның тыл өлешенә эләгә». Җил юнәлешен көнбатыштан төньякка таба үзгәртә, шул рәвешле ул Арктика һава массаларына юл ача.

Вакыты белән явым-төшем булачак: 14 ноябрь, дүшәмбе көнне, җепшек кар һәм карга әверелә торган яңгыр буларак; 15 ноябрь, сишәмбе көнне, – кар рәвешендә. Шул ук вакытта көчле җил исә, юлларда бозлавык була.

Моннан тыш, температура фоны кискен төшә: 14 ноябрьдә көн дәвамында -3..+2 градуска кадәр көтелә, 15 ноябрь көнне нульдән -2..-7 градуска кадәр суыта.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев