Чирмешәндә тәртипле, булдыклы балалар тәрбияләү хакында сөйләштеләр
Безнең районда

Чирмешәндә тәртипле, булдыклы балалар тәрбияләү хакында сөйләштеләр

Район башлыгы каршындагы тәрбия эше буенча Советның киңәйтелгән утырышында “Алдынгылар хәрәкәте”н үстерү һәм яшь буынның буш вакытын һәм белемен оештыру өчен җаваплы оешмалар эшен координацияләү турында сөйләштеләр.

Чара мәктәпләр, мәдәният йортлары, спорт секцияләре, китапханәләр һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре вәкилләре катнашында узды. Утырышта 3 нче квартал эш нәтиҗәләре һәм бердәм тәрбия системасын төзүгә юнәлтелгән эшчәнлек турында фикер алыштылар.

Чара мәктәпләр, мәдәният йортлары, спорт секцияләре, китапханәләр һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре вәкилләре катнашында узды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Тәрбия эше буенча Совет секретаре, җирле бүлекчә рәисе Гөлшат Җамалетдинова балалар белән эшләүдә комплекслы алымның мөһимлеген ассызыклады.

Тәрбия эше буенча Совет секретаре, җирле бүлекчә рәисе Гөлшат Җамалетдинова балалар белән эшләүдә комплекслы алымның мөһимлеген ассызыклады: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

- Бала тәрбияләү - бер учреждениенең генә бурычы түгел. Бу мәктәпләрнең, мәдәният йортларының, спорт секцияләренең, китапханәләрнең, яшьләр сәясәте учреждениеләренең уртак эше. “Алдынгылар хәрәкәте” барлык структураларны бердәм тәрбия киңлегенә берләштерә. Без бер организм кебек эшләргә тиеш: планнарны ачык координацияләргә, чараларны синхронлаштырырга, ресурсларны бергә җәлеп итәргә кирәк, - диде ул.

Чараның тантаналы өлешендә район башлыгы Рамил Айбатов ун яшь Россия гражданына паспортлар тапшырды. Хәрәкәт активистларына үзләренең төп документын муниципалитет җитәкчесе кулыннан алу бер дәрәҗә булды. Рамил Айбатов балаларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады һәм аларга укуларында һәм туган як файдасына иҗтимагый эшчәнлектә уңышлар теләде.

Чара мәктәпләр, мәдәният йортлары, спорт секцияләре, китапханәләр һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре вәкилләре катнашында узды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

 

Чирмешән лицее укучысы Кирилл Прокопьев бу көнне көтеп алган, чарага әнисе белән килгәннәр.

-Менә инде икенче балабыз кулына паспорт алды, улыбыз да үсеп җиткән, бу безнең өчен шатлык, - диде Ольга Прокопьева.

1 нче Чирмешән мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рузана Мостафина паспортның аңа хокуклар гына түгел бурычлар да йөкләвен аңлый. Әнисе Вера Сергеевна да кызының төп документлы булуы белән горурлана.


Нет комментариев