Чирмешәнлеләр көлдерде дә, елатты да
Безнең районда

Чирмешәнлеләр көлдерде дә, елатты да

Чирмешән халык театры Әлмәт драма театрында спектакль күрсәтә дигән хәбәрне ишеткәч, бик шатланып бардым.

Һәм бу сәфәрем өчен бер дә үкенмәдем - киресенчә, якташларымның иҗат җимешләрен тамаша кылып, горурланып кайттым.

Һәвәскәр артистлар катлаулы пьесага - Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәренә - алынганнар һәм аны оста гына башкарып чыктылар. Якташларым тамашачыларны көлдерде дә, елатты да. Артистларның уңышы менә шунда! Күренеп тора: спектакльгә зур хезмәт салынган. Бу әсәрне башка театр артистлары башкаруында да берничә мәртәбә карарга туры килде, әмма чирмешәнлеләр аны үзләренчә, үзенчәлекле итеп ачып бирә алдылар.

Үзешчән артистларга иҗат уңышлары теләп, алда яңадан-яңа спектакльләр көтеп калабыз.

Фәнис Шәфыйков.

Әлмәт шәһәре.

 


Нет комментариев