Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ял көннәрендә Татарстанда -40 градус салкын булуы көтелә

Якын көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. 9 һәм 10 декабрь төнендә һәм иртәсендә һава температурасы -30..-35 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән көнчыгыш һәм төньяк районнарда -40 градуска кадәр суытачак.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -30..-32 градус тәшкил итәчәк. Көндез -22..-24 градус салкын көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Алдан фаразлау буенча, киләсе атна башында, 11 һәм 12 декабрьдә, салкын антициклон тәэсире сакланачак. Төнлә һәм иртән синоптиклар -25..-30 градуска кадәр суытырга мөмкин дип җиткерә, урыны белән -32..-37 градус булачак. Көндез термометр баганалары нульдән -22..-27 градус күрсәтәчәк.

Мондый аномаль-суык һава торышы 2002, 2009 һәм 2012 елларда декабрьнең 1 һәм 2 декадаларында күзәтелгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев