Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Хәрби хезмәттәге ир-егетнең гаиләсенә дәүләт булыша

Чакырылыш буенча хәрби бурычын үтәргә киткән солдатның хатынына һәм баласына түләү каралган. Безнең районда да көзге чакырылышта хезмәткә китүче ике яшь кеше вакытлыча хатыныннан һәм баласыннан читтә булачак. Элек тә андыйлар бар иде. Аларга түләү каралган. Хәрбинең кайда хезмәт итүенә һәм хәрби дәрәҗәсенә карамыйча, түләүләр барысына да бер төрле. Ире...

Чакырылыш буенча хәрби бурычын үтәргә киткән солдатның хатынына һәм баласына түләү каралган. Безнең районда да көзге чакырылышта хезмәткә китүче ике яшь кеше вакытлыча хатыныннан һәм баласыннан читтә булачак. Элек тә андыйлар бар иде. Аларга түләү каралган.

Хәрбинең кайда хезмәт итүенә һәм хәрби дәрәҗәсенә карамыйча, түләүләр барысына да бер төрле. Ире хәрби хезмәттә булган хатын бер тапкыр бирелә торган түләү алырга хокуклы. Ул 24 мең 565 сум 89 тиен тәшкил итә.
Моннан тыш балага ай саен түләү дә каралган, ул бала туган көннән алып бирелә башлый. Бу түләү балага өч яшь тулгач яки әти кеше хезмәттән демобилизацияләнгәч туктатыла. Бу ярдәм, ана кешенең башка керем алу-алмавына карамыйча, дәүләттән бирелә. Балага тиешле бу түләүнең айлык күләме 10 мең 528 сум 24 тиен.
Дәүләттән ярдәм алу өчен паспорт һәм никах турында белешмәләрнең күчермәләре, хәрби комиссариаттан белешмә, баланың туу турында таныклык һәм гариза белән җирле социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә. Хәзер инде бу эшне Интернет ярдәмендә дәүләт хезмәте (госуслуги) порталы аша да башкарып була. Шулай да, иң элек, район хәрби комиссариатына барырга кирәк. Тулырак мәгълүматны 4-30-07 телефон номерына шалтыратып та белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы пособие хәрби хезмәт